Эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» VIII телевизион иҗат фестивале гала-концерты

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздырылып килүче эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» VIII телевизион иҗат фестивален үткәрү кысаларында 2020 елның 21 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында фестивальнең зона этабы гала-концерты була, ә 30 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты узачак. Чаралар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе таләпләрен исәпкә алып, тамашачылар залын 50 процентка гына тутырып оештырыла. Теләгән һәркем гала-концертларны онлайн режимында карый ала.

Исегезгә төшерәбез, быел «Наше время - Безнең заман» фестивале тарихта әһәмиятле ике датага - ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International