Алабугада Фәнни коллаборация йортында WorldSkills Russia төбәк чемпионаты уза

2020 елның 20 ноябре, җомга

Россиядә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) конкурсының төбәк чемпионатлары старт алды. Татарстанда чемпионат мәйданчыкларының берсе КФУның Алабуга институты каршындагы К.А.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты булды. Монда төбәк чемпионаты тарихында беренче тапкыр «Технология укыту» компетенциясе буенча конкурс уза. Катнашучылар һәм экспертлар - Бөгелмә һөнәри педагогика көллияте, Түбән Кама педагогика көллияте, К.А. Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, «Диаз» укыту-җитештерү предприятиесе (Алабуга шәһәре) вәкилләре.

Сынауларга старт 18 ноябрьдә бирелде, ә ярышлар 20 ноябрьдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International