«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивалендә дүрт меңгә якын тамашачы катнашачак

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанда 20-22 ноябрьдә үтәчәк. Анда 4 меңгә якын тамашачы катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Талантлар Университеты башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.

«Талантлар Университетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында булачак трансляцияләр ярдәмендә 4 мең тирәсе тамашачыны җәлеп итәрбез дип уйлыйбыз», — диде ул.

Узган ел җиңүчене тамашачылар сайлаган, Айдар Акмалов сүзләренчә, быел да алар үзләренә ошаган катнашучылар турында фикерләре белән уртаклаша, трансляциядә комментарийлар язып калдыра алачак.

Исегезгә төшерәбез, быел «Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале онлайн форматта үткәрелә. Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм милли технологик инициатива проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International