Ел саен уздырылучы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә XV Олимпия фәнни сессиясе узды. Олимпизмны үстерү мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан һәм махсус урта уку йортларыннан студентларның һәм аспирантларның финал өлешенә сайлап алынган 13 фәнни доклады тәкъдим ителде. Фәнни конкурста Идел буе академиясе магистранты Булат Хәмидуллин җиңү яулады. Аның чыгышы Олимпиаданың спорт программасын формалаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.