"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проектларының берсе булган "Минем беренче бизнесым" Халыкара конкурсының дүртенче сезоны старт алды. Хәзер катнашу өчен заявканы мәктәп укучылары гына түгел, студентлар да бирә алачак. Теркәлү 2021 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.