Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 19 ноябрьдә информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап караячак. 2020 елга кадәр информатика буенча БДИда катнашучылар имтихан эшен кәгазь бланкларда башкарды. Әмма әлеге предмет буенча белем бирү күнекмәләрен тикшерүне яхшырту өчен һәм иҗтимагый-һөнәри берлек таләбе белән бәйле рәвештә имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар кабул ителде. Информатика буенча БДИны беренче тапкыр компьютерларда 2021 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак.