Казанда быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелде

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

10 ай эчендә Казанда 653 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта ике мәктәп төзелә һәм өч гомуми белем бирү учреждениесе проектлана. Моннан тыш, Татарстан башкаласында быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелгән, шуларның берсе инде эшли башлаган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.

Казанда 2725 урынлык ике мәктәп төзелә: «Арт Сити» торак комплексында 1501 урынга һәм «Салават күпере»нең дүртенче кварталында 1224 укучыга исәпләнгән уку йортлары.

Агымдагы елда 2 мәктәп (Җиһанов урамы һәм Бондаренко урамы буенча) һәм Бичурин урамындагы 3248 урынга исәпләнгән мәктәпкә янкорма файдалануга тапшырылган.

И.Метшин искә төшергәнчә, Бичурин урамындагы билингваль мәктәп һәм Бондаренко урамындагы интернаты булган полилингваль мәктәп «Адымнар» комплексына керә.

Моннан тыш, 4558 урынлы тагын өч мәктәпне проектлау эше алып барыла: Сибгат Хәким урамында һәм «Салават күпере»нең өченче кварталында - һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән, шулай ук «Салават күпере»нең дүртенче кварталда 2110 урынлы мәктәп.

Моннан тыш, шәһәрдә 24 гомуми белем бирү учреждениесе төзү планлаштырылган территорияләр резервланган, дип өстәде ул.

«Демография» проекты кысаларында 2020 һәм 2021 елларга участоклар формалаша һәм ясле төркемнәрен беренче катларда урнаштыру белән 4480 урынлык 20 балалар бакчасы буенча проект документациясен әзерләү алып барыла, дип сөйләде И.Метшин.

Быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелде. «Берсе шушы көннәрдә эшли башлады. Калганнарын файдалануга тапшыруга әзерлиләр», - дип билгеләде Мэр.

2021 елга тәкъдим ителгәннәрдән Татарстан Республикасы Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алдан 1100 урынлык 6 балалар бакчасы төзүне хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International