Һадиуллин: 450 мең укучының 134е генә иртәнге фильтр үтмәгән

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда 134 укучы "иртәнге фильтр"дан соң дәрескә кертелмәгән. Бу хакта журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Республикада барлыгы 450 мең укучы бар. Кичә иртәнге фильтрны 134 бала гына узмаган. Һәр иртәне мәктәпләрдә температураны үлчиләр. Хәзер больничныйда 1 928 укытучы бар, ә 138 кеше инде больничныйдан чыкты. Әмма бу бөтен система туктарга һәм дистанцион укытуга күчәргә тиеш дигәнне аңлатмый ", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International