2020 елның 20-22 ноябрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында химия буенча VI республика турниры узды. Әлеге турнир Бөтенроссия төбәкара химия турнирының төбәк этабы булып тора, анда Россия Федерациясенең 65 субъектыннан 3 000нән артык мәктәп укучысы катнаша.
Турнирда Зәй районының “Аргон” җыелма командасы җиңүче булды. Әлеге команда 2021 елның февралендә химия буенча VII бөтенроссия төбәкара турнирының финал этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.