18 ноябрьдә Казан төзелеш көллияте базасында республика һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары өчен семинар узды. Семинарда Татарстанның егерме алты һөнәри белем бирү оешмасы вәкилләре катнашты. Алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уку процессын гамәлгә ашырганда электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен куллануны тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудыру, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып белем бирү процессын оештыруга карата таләпләр; web-контентның (Web Content Accessibility) үтемлелеген тәэмин итү таләпләрен исәпкә алып, дистанцион уку өчен интернет-сайт булдыру һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.