Миңнехановка авиатехника белән бәйле WorldSkills мәйданчыкларын күрсәттеләр

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиацион кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды. 

Көллияттә Татарстан Республикасында WorldSkills хәрәкәте презентациясе булды. Миңнеханов һәм Сердюков уку-җитештерү полигонында WorldSkills стандартлары буенча «Авиацион техника эшләнмәләрен җыю» компетенциясе буенча төбәк мәйданчыгын карады.
Кунакларга полигонның эшчәнлеге турында сөйләделәр. Монда эретеп-ябыштыру технологияләре, сәнәгать автоматикасы, техник үлчәүләр һәм диагностика, авиацион двигательләр конструкциясе белән шөгыльләнергә була.

Моннан тыш Сердюковка «Авиацион техникага хезмәт күрсәтү» һәм «Табаклы металлын эшкәртү» компетенцияләре буенча мәйданчыклар эшчәнлеген дә күрсәттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International