Татарстанның биология укытучылары 16 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» һәм «Заманча мәктәп» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Мәскәү дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашыру үзәге оештырган «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү буенча укуларда катнаша.
Биредә педагоглар методик һәм предмет компетенцияләрен камилләштерү мөмкинлеге алачак. Дистанцион курсның интерактив белем бирү модульләре «Курчатов институты» Милли тикшеренү үзәге әйдәп баручы белгечләре, галимнәре белән берлектә эшләнгән һәм генетик технологияләр өлкәсендә уникаль тәҗрибәгә нигезләнгән.