Татарстан укытучылары РФ Мәгариф министрлыгы уздырган тикшеренүдә катнашты

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тикшеренүдә катнашты.

Анда Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакай, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Чистай районнарыннан барлыгы 91 укытучы җәлеп ителде. Педагоглар укытучы эшчәнлегенең предмет һәм методик өлкәдәге төрле аспектларына кагылышлы кайбер биремнәрне үтәделәр, педагогик ситуацияләргә анализ ясадылар, шулай ук укучыларның җавапларын бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International