Республиканың махсус мәктәбе укытучылары Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре булды

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

17-19 ноябрь көннәрендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Ел педагогы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурста Н.Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары катнашты. Конкурста «Җитештерүгә өйрәтүче иң яхшы мастер» номинациясендә Казан мәктәбе хезмәткәре Надежда Максимова Гран-при яулады. Ә җитештерүгә өйрәтү мастеры Анастасия Мөхәммәтҗанова «Махсус дисциплиналар иң яхшы укытучысы» номинациясендә 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International