Татарстан укучылары информатика буенча XII халыкара көзге турнирда 2 алтын, 4 көмеш һәм 8 бронза медаль яуладылар

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

19-22 ноябрьдә  Болгариядә информатика буенча XII Халыкара турнир узды. Ачылу тантанасы дистанцион форматта узды. 20 һәм 21 ноябрьгә планлаштырылган ярышлар шулай ук онлайн үткәрелде.

Россия командасы составында 11 команда бар иде: алтысы - кече категориядә һәм бишесе - өлкәннәрдә.

Татарстан Республикасыннан 9 команда катнашты. Сайлап алуда Казаннан, Бөгелмә һәм Иннополистан 53 укучы көч сынашты. Алар - 5-8 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча кече категориядәге (юниорлар) алтын медаль яуладылар:

- Валерий Родионов, 9 нчы сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей;

- Ренат Кәримов, 8 сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей.

Көмеш медаль:

- Руслан Вилданов, 9 нчы сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей яулады.

Бронза медаль:

 - Михаил Чекардов, 9 нчы сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат;

- Никита Поливина, 9 нчы сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей.

Өлкән төркемдә (сеньорлар) көмеш медаль яуладылар:

- Рузиль Заһиров, 10 сыйныф, Иннополис лицее;

- Булат Харисов, 10 сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат;

- Әмир Җиһаншин, 10 сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей.

Бронзаны медаль:

- Ренат Хәйруллин, 11 сыйныф, Иннополис лицее;

- Илья Тамьяров, 10 сыйныф, КФУның IT-лицее;

- Ислам Талипов, 10 сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат;

- Айдар Асадуллин, 10 сыйныф, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат;

- Даниил Кузьмин, 10 сыйныф, Иннополис лицее;

- Булат Гаязов, 11 сыйныф, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей.

Татарстан Республикасы җыелма командасы барлыгы 14 медаль алды: 2 алтын, 4 көмеш, 8 бронза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International