Казанда инглиз теле буенча диктант узачак

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

8 декабрьдә Казан федераль университетында инглиз теле буенча диктант узачак. 

Үткәрү форматын (онлайн яки урында уздыру) региондагы/уку йортындагы эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, катнашучы югары уку йорты үзе билгели. Казан федераль университетында студентлар диктантны дистанцион форматта язачаклар. 

Узган ел бөтен ил буенча акциядә Россиянең 54 регионыннан 19 меңнән артык кеше катнашты. Катнашу өчен, 7 декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк: forms.gle/tpaG7SS5sAuQ9zqG6. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International