20 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Белем җәүһәрләре" һәм "#әдәбимарафон" дөньякүләм бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелде.
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлар бәйгесе (http://konkurs.belem.ru) 2010 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылып үткәрелә. Бәйгенең партнерлары арасында ВКонтакте социаль челтәре белән "Викимедиа.ру" коммерцияле булмаган партнерлыгы да бар. Бәйгенең максаты - татар телендә ясалган сыйфатлы һәм файдалы татар интернет-проектларын таныту, аларның авторларына үсеш өчен яңа этәргеч бирү.
#Әдәбимарафон онлайн-проекты (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-13) 2017 елдан алып квартал саен үткәрелә. Бәйгенең төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге. Бәйгенең максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татар телендә китап уку гадәтен формалаштыру һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү. 21 көн дәвамында барган марафон барышында онлайн-кулланучылар тайм-менеджментка өйрәнә, эрудициясе һәм тел байлыгы ныгый, дөньяга карашы киңәя, дуслары саны арта. Финалистларны бүләкләү тантанасында алар татар язучылары, драматурглар, шагыйрьләр һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очраша, алар кулыннан дипломнар һәм кыйммәтле беләкләр ала алалар. #Әдәбимарафон проекты - 2019 елда Россиякүләм "НКО лидерлары" бәйгесендә I урын алган проект.
XI Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" финалистлары исемлеге белән http://konkurs.belem.ru/finalistlar2020 адресы буенча, ә XIII Дөньякүләм "#әдәбимарафон" бәйгесенең финалистлары белән http://tat-i.net/tt/finalistlar2020 адресы буенча танышырга мөмкин.