22 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында рус теле буенча республика олимпиадасы узды.
Рус теле буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай районнарыннан 104 укучы катнашты. Олимпиадада балаларга сүзләрне фонетик, сүз ясагыч һәм морфема буенча тикшерергә, җөмләләргә синтаксик анализ ясарга, рус телендә мәкальләр һәм фразеологизмнарны искә төшерергә, борынгы рус сүзләрен һәм текстларын анализларга һәм тәрҗемә итәргә, инша язарга кирәк иде.