Казанда Татарстан Республикасы югары уку йортлары Ректорлар советы утырышы үтте

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрьдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында ТР югары уку йортлары ректорлары Советының тантаналы утырышы узды.

Утырышта Казан федераль университеты ректоры, ректорлар Советы рәисе Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, республика югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.

Чара кысаларында 2020 елда яшь галимнәрнең фәнни тикшеренүләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын, шулай ук Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы әгъзаларына һәм республика югары уку йортлары вәкилләренә хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International