Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде. 

«Кәгазьнең икенчел тормышы» проекты бар, Бибабо курчаклары ясап, балалар төрле спектакльләр куялар. Курчак театры кебек, курчакларны кулга киеп эшлиләр. «Кечкенә китапчыклар» проекты бар. Әти-әниләр, тәрбиячеләр бергә эшлиләр. «Мин корреспондент», «Мультфильм» проекты бар. Балалар пластилиннан фигуралар эшләп, аларга тавыш бирәләр. Без мультфильмнар төшерәбез», — диде.

Фәния Гомәрова сүзләренчә, Шәле бакчасыннан балалар саф татарча сөйләшә торган әзерлек дәрәҗәсендә мәктәпкә китәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International