Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән олимпиадаларның, интеллектуаль, иҗади конкурсларның яңартылган исемлеге проектын әзерләде.
Иң югары дәрәҗәдә уздырыла торган интеллектуаль ярышларны үз эченә алган исемлек ел саен раслана. Аны сизелерлек киңәйтү планлаштырыла: узган ел 250 төрле чара булган булса, хәзерге проектта аларның саны 650дән артык.
Исемлек проекты regulation.gov.ru норматив хокукый актлары проектлары порталында урнаштырылган һәм кирәкле процедуралар һәм теркәлү узганнан соң Министрлык тарафыннан расланачак.