Матюшино мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев Макаренко исемендәге халыкара конкурс призеры булды

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Әлеге конкурска ул агротехнологик профильле урта гомуми белем бирү мәктәптә башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен чагылдыра торган проект тәкъдим итте. Жюри алдында И.Шәрәфиев доклад белән чыгыш ясады, ул мәктәп турында презентация һәм видеофильм белән үрелеп барды.

А.С. Макаренко исемендәге Халыкара форум 19-20 ноябрьдә Минин университетында узды. Чара А. С. Макаренко исемендәге конкурсны һәм "Макаренко укулары"н (укулар темасы – "Макаренковедение: казанышлар, проблемалар, практика") үз эченә алган иде. 

Форум хәзерге шартларда А.С. Макаренконың педагогик мирасын актуальләштерүгә, тәрбия һәм укыту максатларында белем бирү учреждениеләренең хуҗалык эшчәнлегенең уңышлы тәҗрибәсен, балалар һәм олылар өчен белем бирү производстволарын булдыруга һәм баланың ирекле һәм җәлеп итүче хезмәткә хокукын тормышка ашыруның башка формаларын ачыклауга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International