ТР Мәгарифне үстерү институты Россия субъектларындагы татар теле укытучылары өчен семинар үткәрде

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 24 ноябрьдә Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Р.Ф. Фәттахова чыгыш ясады. Вебинар кысаларында укытучылар татар теле һәм әдәбияты буенча заманча дәрес оештыру турындагы сорауларына җаваплар алды. Вебинар эшендә Россия Федерациясенең 27 субъектыннан этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү оешмалары укытучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International