"Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" халыкара акциясе 3 декабрьдә - Билгесез солдат көнендә узачак, дип хәбәр итә акциянең оештыру комитеты.
Тест Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентының "Зур тарих" проекты кысаларында оештырыла. Акция мәйданчыкларының эше һәр төбәктәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып оештырылачак. Шулай ук тестны онлайн режимда да узарга мөмкин булачак.
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле 30 сорауга җавап бирергә тәкъдим итәчәкләр. Биремнәр Россия Оборона министрлыгы Хәрби университетының профессор-педагогик составы тарафыннан әзерләнгән.