24-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" дип исемләнгән олимпиада узды. Җәмгыять белеме буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 110 укучы-кадет катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре:
Кузнецова Александрия, Минзәлә кадет интернат-мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы;
Федосеев Тариэль, Яр Чаллы шәһәренең Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;
Заһидуллина Регина, Саба муниципаль районының Байкиев К.С.исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
Саитова Валерия, Чаллы шәһәренең «Калкан» кадет полиция мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
Фәрхиева Зилә, Саба муниципаль районының Байкиев К.С.исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.