24 ноябрьдә Казан энергетика көллиятендә Татарстан энергетика комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Электромонтаж» компетенциясе буенча III Республика тармак һөнәри осталык чемпионаты узды. Бирелгән вакыт эчендә барлык катнашучылар да конкурс биремнәрен уңышлы үтәп чыкты, нәтиҗәләр махсус белем узган сертификацияләнгән һәм квалификацияле экспертлар тарафыннан бәяләнде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Илсур Рәфыйков («СервисМонтажИнтеграция» ҖЧҖ);
2 урын - Алмаз Шамарданов («Татэлектромонтаж» АҖ);
3 урын - Дамир Расулов (Казан энергетика көллияте).