Тәтеш районы укучылары республикакүләм олимпиада призерлары булдылар

2020 елның 27 ноябре, җомга

Олы Тархан урта мәктәбе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиада призерлары булды. Олимпиада Татарстанда инде сигезенче ел уздырыла.

Быел олимпиадада катнашу өчен 13 969 укучы теркәлгән. Олимпиада дистанцион формада узды. Ул ике этапны үз эченә алды: кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле темага эссе язу һәм тест узу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International