Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко булды.
Министр урынбасары академиянең мәгариф һәм спорт инфраструктурасы белән танышты, югары уку йорты объектларын карады. Кунак өчен шулай ук укыту-лаборатория корпусы буенча экскурсия оештырылды. Дмитрий Глушко «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының 2020/21 сезоны төбәк этабында «Туроператорлык эшчәнлеге» компетенциясе мәйданчыгында булды. Объектларны карау барышында Дмитрий Глушко һәм академия ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучыларының квалификациясен күтәрү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, булачак физкультура укытучыларын әзерләү сыйфатын яхшырту, шулай ук академиянең инфраструктура ресурсларын җәлеп итеп, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.