Республика кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләре укучылары арасында математика буенча олимпиада узды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

26-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләренең 7-11 нче сыйныф укучылары арасында математика буенча олимпиада булды. Олимпиада «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узды. Математика буенча олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 101 кадет катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләре билгеләнде:

- Нияз Ишмиев, Саба районының Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

- Эмиль Фатихов, Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет-интернат мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International