Бөтенроссия ачык дәресендә "Зур тәнәфес"кә йомгак ясалды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

"Зур тәнәфес" конкурсының яңа сезонында  5 нче сыйныфтан башлап укучылар катнаша алачак. Моннан тыш, алга таба "Зур тәнәфес" катнашучылары ассоциациясе төзеләчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов конкурсның беренче сезоны йомгакларына багышланган Бөтенроссия ачык дәресендә чыгыш ясаганда сөйләде. Бөтенроссия ачык дәресен трансляцияләүне 400 меңнән артык кеше карады.

"Зур тәнәфес" конкурсы өлкән сыйныф укучыларына үз талантларын күрсәтергә, аларны теге яки бу юнәлештә ачарга мөмкинлек бирде. Без бу эштә укучыларның ни дәрәҗәдә актив катнашуын күрдек. Барлык катнашучыларны, остазларны, ата-аналарны тагын бер кат котлыйм, балаларга алга таба үсүләрен телим. Без "Зур тәнәфес" катнашучылары ассоциациясе төзү карарын кабул иттек. Конкурсның яңа сезонында 5 нче класстан башлап катнашырга мөмкин булуы тагын да мөһим», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International