Мәктәптә туклануның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа проектка старт бирелде

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең  яңа проекты булган «Шеф в школе: Перезагрузка школ питания» - мәктәпләрдә сыйфатлы, сәламәт һәм баланслы кайнар туклану оештыру буенча Россия Мәгариф министрлыгының масштаблы эшенең бер өлеше. Проектның максаты - мәктәп ашханәләре эшен камилләштерү өчен балаларны, ата-аналарны, мәктәп җитәкчеләрен һәм экспертлар бергәлеген бер мәйданчыкта берләштерү. Аны тәкъдир итү танылган шеф-повар Константин Ивлев катнашында Одинцово шәһәренең 17 нче мәктәбендә узды.

Якын арада «Шеф в школе: Перезагрузка школ питания» проекты илнең төрле төбәкләренә таралачак. Укучылар  үз мәктәпләрендә туклану мониторингы үткәрәчәк, иң яхшы тәҗрибәне ачыклаячак һәм проблемалы сорауларны билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International