Илнең 20дән артык югары уку йорты укытучылары "Мәгариф" илкүләм проектының "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проекты ярдәмендә бу елның ахырына кадәр бушлай квалификациясен арттырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюда КНИТУ өстәмә һөнәри белем институты директоры Мансур Галиханов хәбәр итте.
"Сүз укытучыларның квалификациясен күтәрү турында бара. Без гаризаларны Казан вузларыннан да, Россия вузларыннан да кабул итәбез. КФУ, КНИТУ-КАИ, Аграр университет, КДАТУ, ТИСБИ үз заявкаларын җибәрделәр. Республикадан читтә Йошкар-Ола, Чабаксар, Сочи, Тамбов, Киров, Санкт-Петербург, Мәскәү, Төмән, Уфа вузлары гариза бирде. Конкурс шартлары буенча без илнең җиде төбәген колачларга тиеш. Узган ел без 12 төбәкне колачладык. 2020 елда таләпләр буенча 12 югары уку йорты хезмәткәрләре үз квалификацияләрен күтәрергә тиеш, узган ел без 23 югары уку йорты вәкилләрен укыттык. Быел без планканы төшерергә теләмибез - планны да, үткән елгы күрсәткечләрне дә арттырып үтәрбез дип уйлыйм", - диде ул.