Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ил мәктәпләрен иң яхшы мәктәп ашханәсе бәйгесендә катнашырга чакырды. Мондый тәкъдим белән ул Саранскта узучы мәктәпләрдә туклану системасын камилләштерүгә багышланган бөтенроссия конференциясендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Сергей Кравцов сүзләренчә, урыннардагы төгәл эш һәм Россия Мәгариф министрлыгының төбәк хакимияте белән даими хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 1 сентябрьдән башлап барлык башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар туклану белән тәэмин ителгән, ә бу 7 миллионнан артык бала. Шул ук вакытта аз комплектлы мәктәпләргә аерым игътибар бирелә.
Мәгариф министрлыгы башлыгы иң яхшы мәктәп ашханәсенә Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрүне игълан итте. Аның максаты - илнең барлык төбәкләрендә мәктәпләрдә туклануны оештыруның иң яхшы тәҗрибәсен тарату.