Мәгариф министрлыгында мәктәпләрдә туклануны оештыру стандартларын булдырырга өндиләр

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру стандартларын, аш-су стандартларын булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Туклануны оештыру стандартлары кирәк, аш-су стандартлары кирәк. Һәр мәктәп ашханәсенә туры килергә тиешле таләпләр эшләү мөһим», - дип сөйләде ул мәгариф оешмаларында туклану системасын камилләштерү буенча бөтенроссия конференциясе барышында.

Глушко стандартлар аерым ихтыяҗлары булган балаларны туклану белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә чагылдырырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International