Казан университеты ректоры булган бөек математик Н.И.Лобачевскийның туган көненә багышланган студентларның Ачык Идел буе математика олимпиадасы беренче тапкыр гибрид форматында узды. Аны КФУ һәм Идел буе федераль округының Фәнни-мәгариф математика үзәге оештыра. Казан федераль университеты студентлары олимпиадада урында, ә Россиянең башка югары уку йортлары студентлары читтән торып катнашты.
3 сәгать дәвам иткән математик ярышта Казан, Мәскәү, Таганрог, Түбән Новгород, Серпухов, Ростов-на-Дону, Томск, Төмән, Уфа, Чиләбе, Элисты студентлары катнашты.