Әлки кызы Гөлназ Сәгыйрова «Абилимпикс» милли чемпионатында алтын медаль яулады

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

29 ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында профессиональ осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионаты төгәлләнде. 

Татарстан командасы анда, 56 медаль яулап, Мәскәүдән соң икенче урынга чыкты. Әлки районының Татар Борнае кызы Гөлназ Сәгыйрова, «Флористика» компетенциясендә беренче урын алып, Россия чемпионы булды.

Хәзер Гөлназ «Абилимпикс»ның Россия җыелма командасы составында.

Флористика мин моңа кадәр шөгыльләнгән «Мода технологиясе» һәм «Визаж» һөнәрләре белән аваздаш. Алар барысы да матурлык тудыруга, кешедә зәвык тәрбияләүгә, аның тормышын ямьлерәк, гүзәлрәк итүгә юнәлдерелгән, — диде Гөлназ Сәгыйрова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International