Татарстанлылар Россия Конституциясе буенча белемнәрен тест язып тикшерә алачак

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанлыларны «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте үткәрә торган Россия Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тестында катнашырга чакыралар. Чара 12 декабрьдә узачак, дип яза оештыручылар.

Тест акциянең рәсми мәйданчыкларында һәм «Гражданин» платформасында онлайн-форматта узачак. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша алачак.

«12 декабрьдә www.гражданин.дети сайтында Россия гражданнарының төп хокукый документы буенча белемнәрегезне тикшерегез», — дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International