9-11 нче сыйныф укучылары өчен беренче Бөтенроссия иншалар чемпионатына старт бирелде. "Үз сүзләрең белән" иншалар чемпионаты - грамоталылыкны тикшерү түгел, ә үзеңнең тикшеренү һәм иҗади потенциалыңны күрсәтү мөмкинлеге. Чемпионатка махсус әзерләнергә яки махсус биремнәр чишәргә кирәкми. Бары тик үзеңә кызык нәрсә турында сөйләргә генә кирәк.
Конкурсның төп үзенчәлеге - җиңүчеләр һәм призерлар чемпионат партнеры булган ундүрт югары уку йортына кергәндә шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар алачак.
Чемпионатка теркәлү своимисловами.рф сайтында бара һәм 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.