30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Казан радиомеханика көллиятендә «Сервис роботларын эксплуатацияләү» WorldSkills Russia яңа компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты уза. Чемпионат барышында конкурсантларга роботны программа белән тәэмин итү, роботны диагностикалау, өстәмә программа модульләре урнаштыру, шулай ук робот белән читтән идарә итү һәм роботларның үз-үзләрен тотышын программалаштыру буенча конкурс биремнәрен үтәргә туры киләчәк.