Россия укучылары өчен "Мәдәни марафон" 15 декабрьгә кадәр озайтылды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Ел саен мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган “Мәдәни марафон” проекты 15 декабрьгә кадәр озайтылды. Оештыручыларга мондый үтенеч белән Россиянең төрле төбәкләреннән укытучылар мөрәҗәгать иткән.

Бүгенге көнгә "Мәдәни марафон"да 700 меңнән артык бала катнашкан.

Быелгы марафон темасы - Россия халыклары мәдәнияте. "Мәдәни марафонга" (https://education.yandex.ru/culture/) мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре, укытучылары, шулай ук теләге булган һәркем кушыла ала.

Акция Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Яндекс" компаниясе тарафыннан "Укучылар өчен мәдәният" ведомствоара проекты кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International