Россиядә "Яңа белем бирү мохите" мәгариф мультиплатформ проекты старт ала

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яңа белем бирү мохите» проектын башлап җибәрә, ул педагогларга, ата-аналарга һәм укучыларга мәгариф өлкәсендә идарә карарларын кабул итүдә турыдан-туры катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Проектның старт ноктасы бөтенроссия форумы булачак, ул ике көн, 4 һәм 5 декабрьдә, офлайн һәм онлайн-режимнарда узачак.

Форумда Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, Mail.ru Group генераль директоры Борис Добродеев, «МИСиС» НИТУ ректоры Алевтина Черникова, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы Евгений Ямбург чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International