«Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Татарстан Президенты белән очрашты

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында узган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасында «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында узган конкурс финалы нәтиҗәләре буенча республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән 13 укучы конкурсның төп призларына ия булды. Унберенче сыйныф укучылары - 1 миллион сум, 9-10 сыйныф укучылары 200 мең сум күләмендә акчалата премияләр алдылар. Шулай ук алар югары уку йортларына кергәндә казанышлар портфолиосына өстәмә баллар да эшләделәр. Очрашу Казан ИТ-паркында узган «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» форумы кысаларында узды.   Очрашуда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев та  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International