Мәскәүдә «Ел студенты - 2020» премиясе финалы башланды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2 декабрьдә Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы башланды. Ачылу тантанасы туры эфиры Россиянең 65 төбәген тәкъдим итүче 1000 финалистны берләштерде.

2020 елда конкурста 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге югары уку йорты һәм көллият студентлары катнашты, алар уку, фәнни, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышта аерым уңышлар күрсәтте.

Премия 23 номинация буенча тапшырылачак: 13 - югары уку йортлары студентлары өчен һәм 10 - урта һөнәри белем алучылар өчен. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International