Татарстанлыларны Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

 Татарстан халкын IV Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар. Чара 3-10 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә акциянең рәсми сайтында.

Чараның максаты - гражданнарның хокукый грамоталылыгын бәяләү. Ел саен диктант юрист көнендә уза иде, әмма 2020 елда, катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, ул юрдиктант.рф сайтында онлайн-форматта узачак.

«Диктантның төп бурычы — халыкның үз хокукларын өйрәнүгә мотивациясен арттыру», — диелә хәбәрдә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International