10-12 декабрьдә "Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту" 10 нчы Халыкара фәнни-гамәли конференциясе (ECE 2020 Онлайн) узачак.
Ул ЮНЕСКО эгидасы астында уза һәм Россия, БДБ илләре, Швеция, Австралия, Бөекбритания, АКШ, Нидерланд, Норвегия вәкилләрен - 20 меңнән артык кешене берләштерәчәк.
Конференция кысаларында БМОның 75 еллыгына багышланган "Заманча дөньяда мәктәпкәчә белем бирүне үстерү стратегиясе" симпозиумы узачак. Экспертлар мәгариф системасын үстерүнең гомумдөнья тенденцияләре, дәүләт дәрәҗәсендә куела торган максатлар һәм бурычлар, төрле илләрдә мәктәпкәчә белем бирүнең үзенчәлекләре буенча фикер алышачак һәм "ЮНЕСКО кафедралары һәм ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләре. Халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү" түгәрәк өстәлендә катнашачак. .
ЕССЕ 2020 конференциясендә Россиянең иң инновацион төбәкләренең берсе - Татарстан Республикасының белем бирү ачышлары белән танышу өчен мөмкинлек булачак.
"Конференциянең фокус-төбәге - Татарстан Республикасы" секциясендә үз эшләнмәләрен психологлар, тикшеренүчеләр, тәрбиячеләр һәм идарәчеләр тәкъдим итәчәк.