IT FEST онлайн-фестиваленә гаризалар алу дәвам итә

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Программалаштыру һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынучы укучылар IT-FEST онлайн-фестивалендә катнаша ала, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.

Фестивальнең күпчелек юнәлешләре командалап катнашуны күздә тота. 7 декабрьгә кадәр гариза тапшырырга һәм үз проектыңны тәкъдим итәргә мөмкин, финалистлар җыелган баллар суммасы буенча 9 декабрьгә кадәр билгеләнәчәк. Фестивальнең финалы 12-13 декабрьдә узачак.

Фестивальдә катнашучылар да, кунаклар да онлайн режимында ачык лекцияләрдә һәм мастер-классларда катнаша алачак. Тулырак мәгълүмат проект сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International