РФ Хөкүмәте 2021 елда югары уку йортларында максатчан укуга кабул итү квоталарын раслады, дип хәбәр ителә Министрлар кабинеты сайтында.
Элегрәк көллиятләрдә һәм югары уку йортларында максатчан уку турында яңа нигезләмә расланды, ул 1 гыйнвардан үз көченә керә. Аның буенча абитуриентларны максатчан укуга җибәрүче мәгариф оешмалары өчен җаваплылык билгеләнгән, укып бетергәч алар студентларны эшкә алырга мәҗбүр. Эшкә урнаштырудан баш тарткан очракта, мондый оешмалар максатчан укучыны укыту чыгымнарын бюджетка кайтарачак.