Казанда "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X республика яшьләр форумы кысаларында грантлар конкурслары җиңүчеләрен бүләкләделәр. Казан федераль университетының IT-лицее укучылары командасы 100 мең сум күләмендә грантка лаек дип табылды.
Лицейның 10 сыйныф укучылары Артур Лукьянов, Әмир Әхмәтҗанов һәм Александр Ефремов составындагы командасы Guard Oculus проектын тәкъдим итте - төрле видеокүзәтү камералары белән уңайлы идарә итү өчен проектлаштырылган системаны. Проектның фәнни җитәкчесе - IT-лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Вадим Гуськов.