Казанда «Сириус»ның яңа лаборатория корпусы 15 декабрьдә ачылачак

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Республика олимпиада үзәге базасында инновацион лаборатория корпусын төзү эшләре 15 декабрьдә төгәлләнергә тиеш. Биредә чаралар үткәрү 20-21 декабрьгә планлаштырылган. Талантлар университетының башкарма директоры Айдар Акмалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Җиһазларны көйләгәннән соң, гыйнвар аенда лаборатория эшли башлаячак. Яңа мәйданчыкларда параллель рәвештә 3-4 профиль программасы гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Балалар бирегә ай саен киләчәк», - диде Акмалов.

Ике катлы корпусны төзүгә 104 миллион сум акча сарыф ителгән, шуның 27 миллионы федераль бюджеттан бүленгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International