Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ФСИ студенты Илмира Мифтахова Башкортстанда узган «Ана теле» конкурсында I дәрәҗә дипломга ия булды
2013 елның 19 марты, сишәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе бүлеге студенты Илмира Мифтахова Башкортстанда үткән “Ана теле-2013” конкурсында үзенең иҗади һәм һөнәри талантын күрсәтеп, I дәрәҗә дипломга ия булды. Студентлар арасындагы әлеге конкурс Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында инде бишенче тапкыр оештырыла. Анда Россия төбәкләрендәге педагогик югары уку йортларында белем алучы яшьләр катнаша. Конкурсның максаты – укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү, мөгаллимлек эшендә яңа алымнар кулланып, туган тел дәресләренең дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, талантлы студентларны барлау һәм булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәтен бәяләү, дип хәбәр итә КФУның Филология һәм сәнгать институты матбугат хезмәте.
Казан дәүләт университетының Филология һәм сәнгать институтыннан 5 курс студенты Илмира Мифтахова әлеге конкурста үзенең портфолиосын, дәрес эшләнмәсен һәм үзе белем алган ФСИ ын тәкъдим итте. “Мондый дәрәҗәле конкурста катнашуым белән мин бик бәхетле. Ниндидер җиңүләр һәм мәртәбәләр алу мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – мин биргән дәрестән укучылар тема буенча тиешле белем алсыннар. Татар теле дәресе авыр һәм ялыктыргыч булырга тиеш түгел. Шуңа да һәр тема буенча кызыклы уеннар, мавыктыргыч алымнар һәм заманча технологияләрне кулланып эш итү, дәреснең нәтиҗәлегеген күтәрә дә инде. Мин белем алган Филология һәм сәнгать институтында мөгаллимнәр әзерләү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Киләчәктә мин һичшиксез уку йортында алган белемнәрне гамәлдә кулланачакмын”, - дип белдерде Илмира Мифтахова. Конкурсның иҗади этабында Илмира “Туган авылым минем” җырын башкарды. Ә инде бишенче этапта ул Уфаның 65 санлы гимназиясендә “6 нчы сыйныфта сан” темасы буенча дәрес бирде. Казан студентының конкурска тәкъдим ителгән эшләнмәләре жюри тарафыннан югары бәяләнеп, аңа I дәрәҗә диплом һәм кубок тапшырылды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз